Бәйрәмнәр


Габдулла Тукай

Г. Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан

 

Тукай исән. "Җыры" күңелләрдә, 

Яшәсәк тә үзен күрмичә.

Тукай килә моңлы сазын уйнап,

Шагыйрьләргә тынгы бирмичә.

 

Безнең балалар бакчасында Г. Тукайның 130 еллыгына багышланган тәрбия чаралары гөрләп узды. Балалар Г. Тукайның иҗаты белән таныштылар, аның әсәрләре буенча рәсемнәр ясадылар, шигырьләрен, җырларын өйрәнделәр. Балалар ясаган рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды.

Балалар шәһәр китапханәсенә  экскурсиягә бардылар. Г.Тукайның китаплары белән таныштылар.

Бәйрәм кичәсендә балалар  Шүрәле, Су анасы белән  могъҗизалы әкият  буенча сәяхәт иттеләр, шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар. Бәйрәм  ахырында  Г. Тукайның "Туган тел" җырын бергәләп җырладылар,  Г. Тукайга атап чәчәкләр куйдылар.



ҖИҢҮ көне


Яңа ел

23 февраль


җӘЙГЕ ЯЛ

8 март


эКОЛОГИЯ